Актюбинская поселковая библиотека

«Юл хәрәкәте кагыйдәләре»

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәткәндә, эшнең мөмкин булган барлык формаларын һәм методларын кулланырга кирәк. Укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле формасы–әңгәмә, күргәзмә һәм китапларга күзәтү. Күргәзмәдә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә торган китаплар тәкъдим ителде, алар буенча китапханәче күзәтү үткәрде.Балалар юл терминнары һәм кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык белән таныштылар һәм шагыйрьләрнең кагыйдәләр,билгеләр турындагы шигырьләрен тыңладылар.