Актюбинская поселковая библиотека

«Тынычлык хакына укы»

Актүбә бистә китапханәсе РФ Президенты В.В. Путин игълан иткән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы кысаларында уздырыла торган «Тынычлык хакына укы» төбәкара патриотик марафонына кушылды. Китапханәче Хаҗиева А.М. балаларга Бөек Ватан сугышы, фронтовик язучылар турында сөйләде. Сергей Алексеевның Кырым ярымутравын фашист илбасарларыннан азат итүгә багышланган «Матрос йөрәге» хикәясен укыдым.