«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»
Актүбә бистә китапханәсе «балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»акциясенә кушылды. Иң мөһиме-үсеп килүче буынга җиңү тарихы турында сөйләү. Уку гына түгел, ә җиткерү һәм фикер алышу, хәзерге буын фикерен ишетү. Вакыт уза, әмма без Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклыйбыз. Китапханәче Хаҗиева А.М. Сергей Алексеевның: «Капитан Гастелло», Константин Симоновның «Малышка», Владимир Железниковның «В старом танке» Алексей Толстойның «Рус характеры» дигән хикәяләрен укыды. Балаларга хикәяләр ошады. Аларда батырлык, тугрылык, үзара ярдәмләшү һәм дуслык истә калды.