«Бөек Ватан сугышының кечкенә геройлары»
Актүбә бистәсе китапханәсендә «Бөек Ватан сугышының кечкенә геройлары» дигән батырлык сәгате узды. Китапханәче укучыларга олылар белән рәттән сугышкан, полк малайлары һәм партизан булган, заводларда, колхоз кырларында эшләгән герой-пионерлар турында сөйләде. «Герой балалар " электрон презентациясе күрсәтелде. Чара ахырында укучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.