«Тукай-балаларга»
Актүбә бистәсе китапханәсендә татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Тукай әсәрләре кычкырып укылды һәм китапханә укучылары башкаруында яңгырады. Китапханә укучысы Сәйфуллов Ибраһим башкаруында «Туган авыл» шигыре яңгырады.