«Юл әлифбасы»
4 нче «Каенкай» балалар бакчасында куркынычсызлык дәресе узды. Китапханәче юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде, балаларга урамда имин хәрәкәт итү, светофор сигналларын белүнең мөһимлеге турында сөйләде. Яшь укучылар «рөхсәт ителә яки тыела " дигән уенны рәхәтләнеп уйнадылар. Аннары юл йөрү кагыйдәләре буенча бергәләп табышмакларны чиштеләр.