Актюбинская поселковая библиотека

« Китап җилкәннәре »

Балалар китап тудыру тарихы белән таныштылар, китапханә дип аталган махсус йортта яшәвен белделәр. Кешеләргә озак хезмәт итсеннәр дип, аларны анда кайгыртып саклыйлар. Китапханәче Хаҗиева.А.М. нәниләргә аның укучысы булу турында сөйләде, китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәр китапның китап стеллажында үз урыны булуын, китапларның билгеле бер тәртиптә торуын, аларны өйгә алып, китапханәнең уку залында укырга мөмкин булуын һәм китапханәнең һәр кулланучысының уку формуляры булуын белделәр.