«Сугыш турындагы җырлар»
Актүбә бистәсе китапханәсендә «Сугыш турында җырлар» дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.җыр халыкка җиңәргә ярдәм итте, ул совет халкының рухын сындырмаслык дәһшәтле коралга әверелде. Сугыш елларында туган һәр җырның үз тарихы, үз юлы һәм үз язмышы. Чарада сугыш, Җиңү, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар, сугыштан һәм сугыштан соңгы чорда туган, әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә һәм исәннәр хөрмәтенә җырлар яңгырады. Бу «Катюша», «Алеша», «Смуглянка» җырлары. Чараның финалы «Җиңү көне!» җырын башкару булды.