«Ватанны саклаучылар»
Актүбә бистәсе китапханәсендә катлаулы сорауларга җавап биреп, " Ватанны саклаучылар" дигән уен-квиз үткәрелде. Катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Балалар куелган биремнәрне бик әйбәт үтәделәр. Уенчылар үзләренең белемнәрен яңарта һәм ниндидер яңа нәрсәләр белә алдылар, һәм үз мөмкинлекләренә ышанычларын ныгыттылар. Чара динамик рәвештә, җанлы, моңарчы күрелмәгән дәрт белән узды. Уеннар һәм аралашулар артыннан вакыт сизелмичә, кызыклы һәм файдалы үтеп китте.