«Билгесез солдат көне»
Актүбә бистәсе китапханәсендә «Билгесез солдат көне» күргәзмәсе бар китапханәче А.М. Хаҗиева балаларны күргәзмә белән таныштырды, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар турында сөйләде. 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Күргәзмә өчен кешелекнең көчле яртысының гына түгел, хатын-кызларның, картларның, балаларның һәм хәтта хайваннарның батырлыгын чагылдырган әдәбият сайлап алынган.