«Каталог ничек төзелгән?»
Актүбә бистәсе китапханәсендә «Каталог ничек төзелгән?» кече мәктәп яшендәге укучылар өчен китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче китапханәнең китап фонды турында сөйләде һәм балаларны алфавит каталогы белән таныштырды. Балалар каталогта алфавит карточкаларының ничек урнашуын белделәр. Укучылар алфавит каталогы ярдәмендә кирәкле әдәбиятны табарга өйрәнделәр. Дәрес кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.