«Балалар журналлары дөньясы»
Актүбә бистәсе китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балалар журналлары дөньясы» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны «вакытлы басмалар» термины белән таныштырды, балалар газетаның журналдан нәрсә белән аерылуын ачыкладылар. Балалар китапханә алдыра торган журналлар белән таныштылар һәм журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.