«Сак булыгыз»
Террорчылык һәм экстремизм җәмгыятькә һәм дәүләткә куркыныч тудыра. Экстремизм һәм терроризмга уңышлы каршы тору өчен бу күренешләрнең җинаятьчел асылын белергә һәм аңларга кирәк. Китапханәдә «Сак булыгыз»дигән мәгълүмат сәгате узды. Китапханә хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кирәкле гамәлләр турында аңлату-профилактика әңгәмәсе үткәрелде, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары хәтерләренә беркетелде. Инструктаж тыңлаучыларга террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.