«Вера Панованың әдәби мирасы»
Социаль челтәрдә совет язучысы, сценарист, журналист Вера Федоровна Панованың тууына 120 ел тулу уңаеннан мәгълүмат урнаштырылган иде. Укучылар Панованың кеше язмышы һәм сугыш турында язылган биографиясе һәм әсәрләре белән танышачаклар. Сугыш вакытында ул кичергән барлык сынаулар « Минем тормышым, китапларым һәм укучыларым турында» автобиографик повестенда тасвирлана. Панованың иң әһәмиятле әсәре сугыш вакытында санитар поездда барудан алган тәэсирләре буенча язылган «Спутники» романы булды. Теләүчеләр Вера Федоровнаның аудиокитапларын тыңлый алачак.