Актюбинская поселковая библиотека

«Азнакай районының күренекле язучы-юбилярлары»

Актүбә бистәсе китапханәсендә Азнакай районы иҗат шәхесләренә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Азнакай районы әдәбияты тарихына кергән юбилярлар язучыларының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде: Нәфис Миңнегәрәй улы Гәрәйшин, Нәсимә Рәсим кызы Фазлыева, Галия Заһир кызы Сәетшина, Әнәс Кари, Әнәс Гатуф улы Исхаков. Чарада катнашучыларның кычкырып башкаруында әсәрләр яңгырады. Галия Сәетшина, Әнәс Исхаков сүзләренә «Дусларга» һәм «Мин синең язмышым» җырлары яңгырады. Китап укучыларны «Туган як-горурлыгым минем " китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.