«Яшьлек. Тормыш. Сәламәтлек»
22.02.2025 елда Актүбә шәһәр тибындагы поселогында Азнакай муниципаль районының «Спартакиада» узды. Актүбә поселок китапханәсе төрле спорт төрләренә багышланган “Яшьлек. Тормыш. Сәламәтлек.» Китап күргәзмәсендә төрле спорт төрләренә, барлык чорларның һәм халыкларның бөек спортчыларына, Олимпия уеннарына багышланган китаплар һәм журналлар куелган, алар белән китапханәчеләр таныштыра. Анда футбол, самбо, велоспорт, шахмат, хоккей һәм башка спорт төрләре турында китаплар тәкъдим ителде.