«Туган сөйләм»
Актүбә авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Ул ел саен 21 февральдә тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Китапханәче Заһирова Ирина Викторовна укучыларга туган телне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Телләр безнең матди һәм рухи мирасыбызны саклау һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Дөньяда 7 меңгә якын тел бар, шуларның 45% ы юкка чыгу куркынычы астында, һәр ике атна дөньяда бер тел юкка чыга, үзе белән тулы бер мәдәни һәм интеллектуаль мирасны алып китә. «Бөек һәм куәтле» китапларына күзәтү ясагач, Борынгы гипет иероглифларыннан алып Грек алфавитына кадәр телләрнең охшаш һәм аермалы якларын карадылар. Гарәп алфавитын сызу үзенчәлекләре һәм аның Татар алфавиты белән охшашлыгы. Универсаль телләр белән Морзе әлифбасы һәм ишарәләр теле белән таныштык. Чара ахырында ишарәләр телендә берничә сүз һәм сүз белделәр.