Актюбинская поселковая библиотека

«Каталоглар иленә сәяхәт»

«Каталоглар иленә сәяхәт» китапханә уены узды. Китапханәче укучыларга китапханәдә кирәкле мәгълүматны эзләүнең төп чаралары турында сөйләде. Укучылар «каталог», «картотека» төшенчәләре белән таныштылар, каталог карточкасының нинди мөһим роль уйнавын белделәр. Укучылар түбәндәге биремнәрне үтәделәр: «Китапханәдә китапларның барлыгын алфавит каталогы ярдәмендә билгеләргә» , «Систематик каталог ярдәмендә китапның билгеле бер темалары буенча сайлап алырга». Укучылар туган як турындагы китапларны һәм материалларны туган якны өйрәнү картотекасыннан табып булуын белделәр. Китапханә уены «Китапханә калейдоскобы» презентациясе белән үрелеп барды.