Актюбинская поселковая библиотека

«Бөек Җиңү»

2025 елда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Актүбә бистә китапханәсе килүчеләргә «Бөек Җиңү» (12+) күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә. Андагы китаплар сугышның кырыс чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, башка халыкларга фашист золымын төшерергә ярдәм иткән кешеләр турында сөйлиләр. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына эчтән карарга һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итәчәк.