Актюбинская поселковая библиотека

«Татарстанның халык язучысы»

Китапханә хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәче укучыларга язучының язмышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чарада катнашучылар танылган татар галиме, драматург, фольклорчы тормышына һәм иҗатына багышланган "танылган шәхесләр" сериясендәге китап белән таныштылар. Әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды.