«Совет киносы актерлары»
Актүбә поселок китапханәсендә “Совет киносы актерлары” дигән квиз уены узды. Уенда дүрт тур: «әлифба», «музыка», «викторина» һәм «уңыш бар». Китапханәнең өлкән укучлары вакытларын күңелле һәм кызык үткәрделәр, танылган актёрлар һәм совет фильмнары турында кызыклы фактлар белделәр. Иң якты мизгелләрне искә төшерделәр: нәрсә ул «лепота», кем ул «редиска» һәм «кешенең дусты управдом?» дигәнне. Китапханәче «Совет актёрының тормышы» дигән китапларга күзәтү ясады, укучылар рәхәтләнеп китап алдылар.