«Китаплы каникуллар»
Мәктәп каникуллары вакытында Актүбә бистәсе китапханәсендә «Китаплы каникуллар»дигән экскурсия уткәрелде. Китапханәче абонементта, уку залында нинди китаплар булуы, аларның төрле юнәлешләр һәм бүлекләр буенча урнашуы турында сөйләде. Кече сыйныф укучылары китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, сораулар бирделәр һәм аларга киңәйтелгән җаваплар алдылар. Укучылар китапханәдән файдалана башладылар һәм уку өчен китаплар, журналлар сайладылар. Чара кызыклы узды.