Актюбинская поселковая библиотека

« Халыклар бердәмлеге көне »

Халыклар бердәмлеге көне-Россия дәүләт бәйрәме.  2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Китапханәче Хаҗиева Альбина язылучыларга Халык бердәмлеге көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, Мимин белән Пожарский кемнәр алар? Мәскәүне азат итәргә нинди икона ярдәм итте, Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте һәм ни өчен бәйрәм Халыклар бердәмлеге көне дип атала. "Бер ил, бер гаилә, бер Россия!"бу лозунг 4 ноябрь бәйрәмен бик яхшы характерлый. Чыннан да, Халыклар бердәмлеге көне илебездәге барлык бәйрәмнәр арасында иң патриотик бәйрәмгә әверелде.