«Рус әдәбияты классигы»
Актүбә бистәсе китапханәсендә Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган «Рус әдәбияты классигы» дигән әдәби сәгать узды.Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында белделәр, танылган әсәрләре белән таныштылар. Әңгәмәнең төп темасы «Безнең заман герое» романы булды. Китапханәче роман геройларының прототиплары һәм образлары, беренче бүлекләр басылу белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләде.