«Дәүләтемнең флагы »
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 1994 елның 20 августындагы «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында»гы Указы нигезендә куелган. 4 нче «Каенкай» балалар бакчасында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне»дигән мәгълүмат сәгате утте. Бистә китапханәсе китапханәчесе һәм 1 нче санлы ТОС рәисе бакчада тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Балалар Россиянең өч төсле тарихи флагы турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар, Россия байрагы турында дүрт юллык шигырьләр ятладылар һәм «Дәүләтемнең флагы »танып белү ролигын карадылар. Чара азагында Миңнегалимова Венера зәйтүн кызы балалар бакчасы коллективына Россия Федерациясе флагын бүләк итте.