Актюбинская поселковая библиотека

«Туган җир җылысы»

Актүбә бистәсе китапханәсендә Татарстан Республикасының татар халык язучысы Әмирхан Нигъмәтҗан улы Ениикеевның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Китапханәче язучының тормышы,иҗаты белән таныштырды һәм «Әмирхан Ениики мирасы» китап күргәзмәсе күзәтелде. «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында язылган әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Шакиров Азһәр Шәфикович башкаруында «Матурлык» хикәясеннән язмалар яңгырады.