«Кызыксынучылар өчен»
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Вакытлы матбугат укучыларга кызыклы һәм белемле мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырта, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә һәм көннән-көн безнең тормыш елъязмасын алып бара. Актүбә бистәсе китапханәсендә «Кызыксынучылар өчен» бер сәгатьлек вакытлы матбугат һәм «Дөньядагы һәрнәрсә турында» басма матбугатка күзәтү уздырылды. Китапханәче журналлар турында сөйләде, соңгы саннар, кызыклы мәкаләләр белән таныштырды. Укучыларны белем тармаклары буенча газета һәм журналлар кызыксындырды.