«Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне»
Татарстан Республикасында 7 февральдә «Герб кабул итү көне» билгеләп үтелә.бу көнгә Актүбә поселок китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде, анда Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә расланганлыгы турында сөйләделәр. Вконтактедагы Актүбә поселогы китапханәсе аккаунтында укучылар һәм язылучылар өчен флаг тукымасында ак, яшел һәм Кызыл төсләрнең нәрсә аңлатканы, республика гербындагы символларның әһәмияте турында мәгълүмат урнаштырылган.