«Роберт Миңнуллинның яхшы шигырьләре» шигърият сәгате
Актүбә бистәсе китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының халык шагыйре, журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Роберт Миңнуллинның яхшы шигырьләре» дигән шигърият сәгате үткәрделәр. Китапханәче югары сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның игелеккә өндәүче, ихласлык, дөреслек, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләрен укыды.