Актюбинская поселковая библиотека

«Бу минем Ватаным» интеллектуаль уен

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына Актүбә бистәсе китапханәсе җәйге лагерь балалары өчен «Бу минем Ватаным» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Уен барышында балалар Россия турында кызыклы фактлар белделәр, ә конкурслар һәм викториналар балаларны Россия символлары белән таныштырды: герб, флаг, гимн, шулай ук катнашучылар, алып баручының сорауларына җавап бирделәр яки биремнәрне үтәделәр. Белгечләр турниры күңелле һәм белемле килеп чыкты.