«Лукоморьега сәяхәт» әдәби сәгать
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Актүбә бистәсе китапханәсендә бөек рус шагыйренең тууына «Лукоморьега сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты,Александр Сергеевич Пушкинның биографиясеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.