«Мин шигырьләремне халкыма багышладым…» әдәби-музыкаль кичә
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, динле, милләтле кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән. Аның әкиятләре белән без укырга өйрәнгәнче таныша башлыйбыз. Бөек рус шагыйре турында истәлек шигырьләрдә һәм әкиятләрдә генә түгел, ә урамнар, мәктәпләр, китапханәләр, скверлар исемнәрендә дә сурәтләнгән. Актүбә китапханәсе «Мин шигырьләремне халкыма багышладым…» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, рус әдәби теленә нигез салучының бай әдәби мирасы турында сөйләде, А.С.Пушкинның шигырләренә язылган романслар тыңладылар, Актүбә китапханә мөдире Рахина С.Т. шагыйрнен шигырләрен укыды.