"Һөнәр юлында"танып-белү сәгате
19 май көнне Актүбә бистәсе 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныфы укучылары өчен "Һөнәр юлында" дип исемләнгән танып - белү сәгате узды. Чара уен формасында уздырылды. Уен барышында балалар барлык һөнәрләрнең дә, кеше мөнәсәбәтләренә карап, 5 категориягә бүленгәнен белделәр. «иң модалы», «иң онытылган», «иң кыю» һәм «Һәрвакыт кирәк булган һөнәрләр» төркемнәре буенча кергән һөнәрләрне искә төшерделәр. Китапханәче Хаҗиева А. М. балаларга һөнәр сайлау формуласы турында сөйләде:" телим " + "булдыра алам" + "кирәк", һәм ул ничек эшли. Соңыннан балалар һөнәри юнәлеш буенча тест уздылар.