Актюбинская поселковая библиотека

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»

Актүбә поселогы китапханәсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дигән халыкара акциягә кушылды – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында, балаларда, яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, укуга ярдәм итү буенча зур масштаблы чара. Китапханәче Хазиева А.М. «Березка» балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләргә Сергей Алексеевның «Брест крепосте», «Утыз өч батыр», «Генерал Жуков», «Җиңү байрагы» әсәрләрен укыды. Балалар азатлыкны һәм бәйсезлекне яклаган һәм фашист чумасын юк иткән кешеләрне белделәр. Җиңү көнен бәйрәм итүгә  балалар  шигырьләр әзерләделәр.