Актюбинская поселковая библиотека

Кычкырып уку «Сугышларда туган юллар»

 

              9 Май - халкыбызның төп бәйрәме. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн  дәвам итә. Сугышта совет халкы тиңдәшсез батырлык күрсәтте һәм безгә тирән хатирәләр калдырды. Бу хатирәләр китап киштәләрендәге китапларда, музейларда һәм архивларда, туганнар каберлегендә. Сугыш шигъри елъязмасы, авыр сугыш вакытында солдатның җанын канатландырган искиткеч язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләре белән төзелгән. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Актүбә бистәсе китапханәсе «Сугышларда туган юллар» дип исемләнгән шигырләрне кычкырып уку оештырды. Китап укучылар Хаҗиәхмәтова Венера, Закирова Әлфия, китапханәче Курбаева Гөлнара Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәреннән» шигырьләр укыдылар.