Әдәби кичә «Шигъриятнең якты йолдызы»
26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына, милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Татар халкының бөек шагыйре 27 ел гына яшәп кала. Җиде елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә ул йөзләгән шигырьләр, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Актүбә китапханәсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган «Шигъриятнең якты йолдызы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чарада китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Тукай турында кечкенә видеоролик күрсәтелде. «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары: Хаҗиәхмәтова Венера, Закирова Әлфия шагыйрьнең туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, «Тукай иҗатына сәяхәт» китапларына күзәтү ясалды. Кичә татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.