«Безнең йорт–җир планетасы» мәгълүмат сәгате
Ел саен 22 апрельдә Бөтендөнья Җир көне билгеләп үтелә. Бу безнең уртак зур йортыбыз–Җир планетасы бәйрәме, һәм бу көнне кешеләргә планетабызны саклау кирәклеген искә төшерү өчен төрле чаралар үткәрелә. Актүбә бистәсе китапханәсенең иҗади хезмәткәрләре укучыларга бәйрәмнең тарихы, аның килеп чыгышы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Анда катнашучыларга Чатыр-Тау дәүләт табигать тыюлыгына читтән торып күзәтү ясадылар, Кызыл китапка кергән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштылар. Экологик сәгать «Безнең йорт–җир планетасы» викторинасы белән дәвам итте.