«Татарстанның мәдәни башкаласы» мәдәният дәресе
Кече мәктәп яшендәге укучылар өчен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына китапханәнең иҗади хезмәткәрләре «Татарстанның мәдәни башкаласы» дигән мәдәният дәресе үткәрделәр. Яшь укучыларны Татарстан башкаласының иң якты һәм танылган истәлекле урыннары, милли киемнәре һәм татар ашлары белән таныштырдылар. Казан шәһәре турында риваятьләр сөйләделәр. Укучылар татарларның «Йөзек салу» уенын уйнадылар. Чара ахырында китапханәче Татарстанның мәдәни башкаласы Казан турындагы китапларга күзәтү үткәрде.