Актюбинская поселковая библиотека

Шигърият сәгате «Көмеш гасыр поэзиясе»

                 Көмеш гасыр - XX гасыр башында рус шигърияте чәчәк ату чоры. Актүбә бистәсе китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Көмеш гасыр шигърияте» дип исемләнгән шигъри сәгать узды. Китапханәче «көмеш гасыр» рус шигъриятенең, зур ил тормышының барлык өлкәләрендәге үзгәрешләр фонында һәм мәдәни күтәрелеш атмосферасында барлыкка килүе турында сөйләде. Нәкъ менә шул вакытта Россиядә «көмеш гасыр» поэзиясе кебек уникаль күренеш барлыкка килә, ул үз эченә символизм, акмеизм, футуризм кебек юнәлешләрне ала һәм иң якты талантлар белән тәкъдим ителә: А.Блок һәм В.Маяковский, А.Белый һәм Г.Иванов, А. Ахматова һәм Н.Гумилев, И.Северянин һәм М.Волошин, З.Гиппиус һәм М.Цветаева. Экранда күренекле рус шагыйрьләре портретларының фото - слайдлары күрсәтелде һәм укучылар «көмеш гасыр» шагыйрләренең шигырьләрен укыдылар.