Балачак иленнән шагыйрь
Яшь китап укучылар өчен китапханәнең иҗат хезмәткәрләре «Балачак иленнән шагыйрь» дигән әдәби сәгате уздырдылар. Сергей Михалковның иҗат сөючеләре язучының китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар, шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Китапханәчеләр һәм балалар башкаруында шигырьләр һәм әкиятләр яңгырады. Чара ахырында укучылар Сергей Владимирович Михалковның шигырь һәм әкият мотивлары буенча мультфильм карадылар.