Актюбинская поселковая библиотека

Әдәби – музыкаль кичә «И туган тел, и матур тел!»

                Һәр халык горурланырга тиешле иң зур байлык ул - туган тел. Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә,  ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган. Актүбә бистәсе китапханәсендә бу мөһим вакыйгага багышланган, китап укучылар һәм «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары өчен «И туган тел, и матур тел!» дигән әдәби-музыкаль кичә утте.

Китапханәче планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкчанлыгы, аның тарихы, рухи көче турында сөйләде. «Туган телнең көче  һәм матурлыгы» дигән китапларга күзәтү ясады. Китап укучыларыбыз Әлфия Закирова, Венера Хәҗиәхметова, Рәуфә Гыйләҗева төбәгебез шагыйрьләренең туган тел турындагы шигырьләрен сәнгатле итеп укыдылар. Актүбә бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, җырчы Гаязов Әдип Нәҗип улы татар теленең яшь буыннарга җиткерүнең әһәмияте турында сөйләде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Кичә Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.