Портрет кичәсе "Табигать дуслары"
Дөньяда тылсымчылар бармы? Сез әйтерсез «Әлбәттә, ләкин әкиятләрдә генә.» Ә менә юк. Дөньяда шундый игелекле тылсымчы яшәгән. Ул кошлар һәм хайваннар телен аңлаган, алар белән үзе сөйләшкән, үз әсәрләрендә туган табигатьнең матурлыгын җырлаган. Бу яхшы, игелекле язучы Михаил Михайлович Пришвин. Быел аның тууына 150 ел тула. Актүбә бистәсе китапханәсе «Табигать дусларына!» дигән портрет кичәсе үткәрде. Китапханәче балаларны «Төлке икмәге», «Кояш хәзинәсе», «Хайваннар турында хикәяләр», «Урман чатыры» китаплары белән таныштырды һәм «Урман хуҗасы» викторинасын үткәрде. Чара ахырында балалар «Балалар һәм үрдәкләр» мультфильмын карадылар