Актюбинская поселковая библиотека

Батырлык сәгате «Сезнең батырлык гасырлар буена яшәячәк»

1943 елның 2 февралендә Кызыл армиянең җиңүе Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң зур сугыш – 1942 елның 17 июлендә башланган Сталинград сугышы белән тәмамлана. Бу сугышта ике яктан да 3 миллионга якын кеше сугышның төрле этапларында катнашкан. Сугыш хәрәкәтләренең максатлары, колачлары һәм киеренкелеге буенча Сталинград сугышы аңа кадәрге дөнья тарихындагы барлык сугышлардан да өстен чыга һәм Бөек Ватан сугышында төп борылыш була, икенче бөтендөнья сугышы барышына җитди йогынты ясый. Актүбә китапханәсе өлкән яшьтәге  китап укучылар өчен «Сезнең батырлыгыгыз гасырлар буенча яшәячәк» дигән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче совет солдатларының һәм Сталинград халкының каһарманлыгы һәм батырлыгы, Сталинград сугышының тарихи һәйкәлләре турында сөйләде. Чара ахырында «Бирешмичә, без җиңдек!» дигән китапларга күзәтү үткәрелде.