Кызыклы китап сәгате «Ушаков сүзлеге»
Актүбә бистәсе китапханәсендә Дмитрий Николаевич Ушаковның тууына 150 ел тулуга багышланган «Ушаков сүзлеге» дигән кызыклы китап сәгате узды. Китапханәче Дмитрий Ушаковның биографиясен сөйләде, укучыларны орфографик сүзлек белән җентекләп таныштырды. Чарада катнашучылар, иҗади биремнәрне үтәп, сүзләр турында белемнәрен арттырдылар, сүзлек белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен өйрәнделәр, танып - белү һәм коммуникатив бурычларны киңәйтү өчен китаплар кулланырга өйрәнделәр.