Портрет кичәсе «Татарстанның халык шагыйре»
Илдар Гафур улы Юзеев – Татарстанның халык шагыйре, танылган драматург, РСФСРның, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты. Ул татар әдәбиятын үстерүгә, яшь алмаш тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Илле еллык иҗади тормышы дәвамында ул берничә дистә басма китапка кергән күп кенә шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. Актүбә бистәсе китапханәсе шагыйрь И.Г. Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Татарстанның халык шагыйре» дигән портреты кичәсе үткәрде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды һәм китапларга күзәтү ясады. «Әдәби аралашу» клубы әгьзалары Әлфия Закирова, Венера Хәҗиахметова шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Кичә ахырында И.Юзеев сүзләренә язылган «Мәтрүшкәләр» җырын тыңладылар.