Вакытлы матбугат сәгате «Газета һәм журналлар мозаикасы»
Вакытлы матбугат басмалары китап укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы һәм мавыктыргыч ял тудыра. Актүбә китапханәсе Россия матбугаты көненә «Газета һәм журналлар мозаикасы» дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Укучылар журнал һәм газета дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар. Китапханәче катнашучыларга вакытлы матбугатның нәрсә икәнлеге, алар китаплардан нәрсә белән аерылып торуы, вакытлы матбугат дөньясының төрлелеге турында сөйләде. Бер-бер артлы журналлар тәкъдим итте һәм аларның һәрберсе турында җентекләп сөйләде.