"Әкият кышы" викторина
Барлык балалар да әкиятләрне яраталар. Тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңелне ачалар, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтәләр. Кышкы каникуллар әкиятләрсез булмый һәм Актүбә бистәсе китапханәсе яшь укучыларны әкият урманына чакырды. Балалар әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, әкият персонажлары һәм Кыш бабай белән очраштылар, «Яраткан әкиятләр әйлән - бәйләне» викторинасында уйнадылар, шулай ук «Әкиятне уйлап тап», «Әкият героен уйлагыз», «Телеграмма» конкурсларында катнаштылар.