Актюбинская поселковая библиотека

«Туган көн елына бер тапкыр гына» әдәби сәгать

Россия язучысы һәм балалар китаплары авторы Эдуард Николаевич Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан Актүбә бистәсе китапханәсендә «Туган көн елына бер тапкыр гына» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Балалар Эдуард Успенскийның биографиясе белән таныштылар, язучының балачагы турында белделәр, балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләрен искә төшерделәр, «Мине аңла», «Геройны фаразла» һәм «Кемнең портреты?» дигән уеннар уйнадылар. «Яраткан язучының яраткан геройлары» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм тәкъдим ителде. Чара азагында балалар Эдуард Успенскийның «Простоквашинода каникуллар» дигән мультипликацион фильмын карадылар