Актюбинская поселковая библиотека

«Библиокомпас» экскурсия

Актүбә бистәсе китапханәсендә китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды. Экскурсия вакытында укучылар китап ясау тарихын белделәр, бүлекләрдә китаплар урнашуы белән таныштылар. Китапханәче китапханәнең белешмә–библиографик аппараты турында сөйләде, библиографик материаллар белән таныштырды һәм аларны ничек кулланырга өйрәтте. Китапханә кулланучылары «Сезнең дәреслек битләре  артында» күзәтүен тыңладылар, төрле темалар буенча тематик күргәзмәләр һәм вакытлы матбугат белән таныштылар.