Актюбинская поселковая библиотека

«Туган яктан илһам алам» әдәби – музыкаль кичә

  Актүбә бистәсе китапханәсендә журналист, язучы, «Гөлстан» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы Шәрипова Резеда Сәрвәр кызының 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

  Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов юбилярны тәбрикләп чыгыш ясады. Резеда Шәрипованың язучы буларак та районыбызда танылган шәхес икәнен билгеләп узды, аңа истәлекле бүләк тапшырды.  Язучы үзенең тормыш юлы һәм иҗади планнары турында җентекләп сөйләде, шигырьләрен укып укучыларны куандырды. 

  Кичәбездә мәктәп укучылары, укытучылар һәм «Әдәби аралашу» клубы әгьзалары катнашты. Китапханәнең укучылары - Егорова Динара, Навшеева Алина, Хисамова Әминә, Зәйнетдинова Айзия, Хөсәинова Мәлика, Сәйфуллов Кәрим, Хәмидуллин Илназ язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр һәм рәсемнәр бүләк иттеләр. Ветеран-педагог Әлфия Закирова әсәрләренә күзәту ясады, аның иҗаты турында тәэсирләр белән уртаклашты. Венера Хаҗиәхмәтова башкаруында шигырьне дә китап сөючеләр җылы кабул иттеләр. Резеда Шәрипова сүзләренә язылган Равил Галиев башкаруында "Туган авылым, Мәндәем!" җыры яңгырады.  Китапханәчеләр язучының нәшер ителгән китаплары, иҗаты белән таныштырдылар. Резеда Сәрвәр кызына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр. Шундый җылы очрашу оештырган өчен Резеда Шәрипова китапханә коллективына, якын итеп килгән китап сөючеләргә рәхмәтен җиткерде.Чара бер сулышта узды, «Туган тел» җыры белән тәмамланды, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты.